news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләрне көчле яңгыр һәм томан турында кисәттеләр

Алдагы тәүлектә Татарстанда урыны белән томан, көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил көтелә.

Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт итүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юлларда игътибарлы булулары сорала.

Моннан тыш, яшен вакытында реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына качарга ярамый.

Мөмкин булганча ерак юлларга чыгудан баш тартырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot