news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтә

Март аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә – 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн, дип искәртте Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд). 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Быел бәйрәм эш атнасы уртасына – чәршәмбе көнгә туры килә. Шуңа күрә эш календарендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бер көн бүлеп бирелгән, ялларны күчерү каралмаган, дип аңлаттылар федераль хезмәттә.

Исегезгә төшерәбез, быел ял һәм бәйрәмнәр календарен Россия Хөкүмәте 2022 елның августында чыгарган иде. Татарстанда биш көнлек эш атнасында ике ял көне булган очракта быел эшли торган 244 көн булачак, шуларның 6сы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән 17се – эш көне булмаган бәйрәм көне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100