news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләргә урманнарга бару өч атнага чикләнә

Зарарлы организмнардан эшкәртелү сәбәпле, Татарстан урманнары территорияләренә бару өч атнага чикләнә. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин шундый карар имзалады.

21 көн дәвамында урманнарда җәяү йөрү генә түгел, анда транспортта йөрү дә тыелачак. Эшкәртелә торган участок чикләреннән 300 метр ераклыкта кисәтү аншлаглары урнаштырылачак.

Чикләү Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай урманчылыклары территориясендә гамәлдә булачак.

Татарстан халкының урманнарда булуы чикләнгән чорда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәгендә» бердәм контакт-үзәк эшләячәк. Республика халкы 8(843) 221 37 95 номерына шалтыратып, өстәмә мәгълүматны белешә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot