news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышы кадрлары белән уртаклашты

Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышы кадрлары белән уртаклашты
Фото: соцчелтәр

Татарстанда яшәүчеләр узган төндә төньяк балкышы шаһиты булган һәм әлеге күренешнең кадрлары белән уртаклаша. Республика халкы сүзләренчә, фотолар Татарстанның Әлки районында төшерелгән, дип яза ТНВ.

Элегрәк галимнәр төньяк балкышлары Җирнең магнит кыры көчсезләнү яки кояшта кабыну булу нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип сөйләде. «Матур табигый күренеш» барлыкка килүне КФУ профессоры Юрий Нефедьев шулай аңлатты.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә 10 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15:06 сәгатьтә кояшта көчле кабыну булган. Галимнәр әйтүенчә, ул магнит давылларына китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100