Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүчеләр Президент сайлауларында вакытлыча булган урында тавыш бирә алачак
Россиядә яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнар өчен Татарстанда дүрт сайлау участогы ачылачак. Алар Россия Президентын сайлау вакытында Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Чистайда оештырылачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Альбина Җиһаншина республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Территориаль сайлау комиссияләре 29 гыйнвардан, участок сайлау комиссияләре 6 марттан эшли башлаячак, дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Аерым алганда, территориаль сайлау комиссияләре Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада эш көннәрендә 9.00-20.00 сәгатьләрдә, районнарда 8.00-19.00 сәгатьләрдә ачык була. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00-14.00 һәм 8.00- 13.00 сәгатьләрдә эшли.
Участок сайлау комиссияләре исә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада эш көннәрендә 9.00-20.00 сәгатьләрдә, районнарда 8.00-19.00 сәгатьләрдә ачык була.
«Бу вакыт гариза кабул итү пунктларының эшен исәпкә алып билгеләнә, – дип аңлатты Җиһаншина. — 15, 16 һәм 17 мартта участок сайлау комиссияләре иртәнге сәгать 7.00 дән алып, тавыш бирү турында мәгълүмат тапшыру тәмамланганчы эшләячәк».
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре вазифаларын башкаручы Рәшидә Вәлиуллова татарстанлыларның вакытлыча булган урыннарында тавыш бирергә хокукы бар, дип өстәде. Моның өчен 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр тиешле исемлеккә кертү турында сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк.
«Теләсә кайсы күпфункцияле үзәкнең гариза кабул итү пунктына, территориаль сайлау комиссиясенә, дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яшәү урынына карамастан, 6-11 март көннәрендә теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләре машина укый ала торган код белән җиһазландырылачак. Ул югары сайлау комиссияләренә мәгълүмат тапшыру процессын тизләтү өчен кирәк. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) кулланылачак тавыш бирү участоклары гына искәрмә булачак.
Утырышта шулай ук республика сайлау системасында 2024 елны Яшь сайлаучы елы дип игълан итү тәкъдиме хупланды. Узган ел ахырында Татарстанның яшь сайлаучылар клублары активы шундый тәкъдим кертте.
- Быел Россия Президентын сайлаулар узачак. Тавыш бирү 15, 16 һәм 17 март көннәрендә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз