news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләр өчен май аенда өстәмә ял көннәре булачак

Май башында Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә. Бу яллар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт календарендә каралган.

Бу айда 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне буларак эш көне булмаган яллар булып санала. Россия Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы» карараы буенча шимбә, 1 гыйнвар, сишәмбе, 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвар, сишәмбе, 10 майга күчерелде.

Шулай итеп, республикада яшәүчеләр 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2022 елда татарстанлылар 119 көн ял итәчәк, бу 2021 елга караганда ике көнгә кимрәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot