Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләр нинди очракларда өстәмә ял көне алырга хокуклы
Татарстанда кайбер категория хезмәткәрләр өчен өстәмә ял көннәре каралган. Шулай ук РФ Хезмәт кодексында билгеләнгән кайбер очракларда да ял алырга мөмкин. Мондый хокуктан кемнәр файдалана ала - «Татар-информ» материалында.
Ял көнендә эшләгән өчен бирелә торган ял көне
Әгәр хезмәткәргә ял яки бәйрәм көнендә эшләргә туры килгән икән, ул өстәмә түләү яисә ял арасыннан сайлый ала. РФ Хезмәт кодексының 153 маддәсе буенча мондый көннәрдә эшләгән өчен ким дигәндә икеләтә күләмдә түләү каралган.
Хезмәткәр арттырылган түләү урынына башка ял көне алырга хокуклы. Бу очракта эш көне гадәти, бер генә күләмдә түләнә, ә ял көне аерым түләнми.
Инвалид балаларның ата-аналары өчен өстәмә ял көннәре
Инвалид балаларның ата-аналары, шулай ук опекуннар һәм попечительләр ай саен дүрт өстәмә ял көне алырга хокуклы. Бу РФ Хезмәт кодексының 262 маддәсендә каралган.
Ата-аналар дүрт көнне үзара бүлешә яки барлык өстәмә ял көннәрен берсе генә рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта ял көннәре хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.
Бу ташламадан файдалану өчен эш бирүчегә бала туу, аны теркәү һәм инвалидлыгын раслый торган документлар тапшырырга кирәк.
Диспансеризация өчен ял көне
Диспансеризация узучы хезмәткәрләр дә өстәмә түләүле ял көне алырга хокуклы.
Мондый көннең ешлыгы яшькә бәйле. 40 яшьтән кечерәк булган хезмәткәрләргә ул өч елга бер тапкыр бирелә. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә җиткәнче – елга бер тапкыр. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр мондый көнне елына ике тапкыр алырга мөмкин.
Медицина учреждениесендә булганнан соң хезмәткәргә диспансеризация узуын тиешле белешмә белән расларга кирәк булачак.
Донорлар өчен ял көннәре
Кан яки аның компонентларын тапшыручы кешеләр шулай ук өстәмә ял көннәре ала. Бер ял көне турыдан-туры кан тапшыру көнендә бирелә, тагын берсе – медицина тикшерүе вакытында. Моннан тыш, хезмәткәргә өстәмә ял көне дә каралган, ул аннан башка уңайлы вакытта файдалана ала.
РФ Хезмәт кодексының 186 маддәсе нигезендә, законда каралган барлык ял көннәре уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә.
Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен өстәмә ял көне
Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар ай саен өстәмә бер ял көненә хокуклы. Мондый мөмкинлек РФ Хезмәт кодексының 263.1 маддәсе белән беркетелгән.
Кайбер башка өстәмә ял төрләреннән аермалы буларак, бу көн түләүле түгел — эш бирүче аны хезмәт хакын сакламыйча бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз