news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр мобиль кушымта ярдәмендә даруларны тикшерә ала

Татарстанда яшәүчеләр сатып алган даруларының чынлыгын смартфон ярдәмендә тикшерә ала. Татарстандагы Росздравнадзорның дарулар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гөлназ Сәйфуллина шул турыда белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә сөйләде.

«Республика халкы «Честный знак» мобиль кушымтасыннан файдалана ала. Даруларны һәм башка продуктларны QR код аша тикшерергә мөмкин. Кушымта ярдәмендә препаратларның чынлыгын тикшереп була», – диде ул.

«Маркировка» системасында республика буенча дару препаратлары әйләнешенә лицензиясе булган 3515 учреждение теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100