news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк ота ала

Татарстанда яшәүчеләр ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк ота ала
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» агентлыгы кыш көне ишегалдын иң яхшы бизәү буенча «Ә безнең ишегалдында...» бәйгесен игълан итә.

Ничек катнашырга?

Конкурска гаризалар 17-21 гыйнварда кабул ителә. Бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр дә, күп фатирлы йортларда торучылар да катнаша ала.

Моның өчен фотога яки видеога төшерергә һәм үзегезнең ишегалдын Яңа елга бизәү турында зур булмаган аңлатма язарга кирәк.

Мәгълүматны «Конкурска» дигән билге белән info@tatar-inform.ru почтасына җибәрергә киңәш ителә. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәгездә #аунасводвореТИ хештегы белән фото яки видео урнаштырырга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.

Ничек тавыш бирергә?

2024 елның 23-29 гыйнварында «Татар-информ» сайты һәм Telegram-каналында иң үзенчәлекле итеп бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин.

Нәтиҗәләр 31 гыйнварда игълан ителә. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләк тапшырыла.

Искәртеп узабыз, Татарстанда территорияләрне бизәү буенча конкурс республика Иҗтимагый палатасы химаясендә һәм «Татар-информ» агентлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100