news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләр илкүләм проектлар турында 2 меңгә якын бәяләмә калдырган

Татарстанда яшәүчеләр илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында ике меңгә якын фикер калдырган. Хәбәрләрнең 80 проценты уңай. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кире элемтә механизмы 2023 ел ахырыннан бирле гамәлдә: илкүләм проектлар кысаларында төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта сыйфатны бәяләү өчен QR-код урнаштырылган.

Татарстанлылар еш кына «Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, шулай ук медицина учреждениеләрендәге сервис турында фикерләрен әйтә. Бәяләмәләрнең күбесе – уңай, якынча 14 проценты тискәре характерда, калганнары – нейтраль.

Халыкның шикаятьләре игътибарсыз калдырылмый: алар җирле үзидарә органнарына һәм профильле министрлыкларга җибәрелә, алар ачыкланган кимчелекләрне тиз арада хәл итәргә һәм төзәтергә бурычлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot