news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләр гыйнварда 4,8 процентка арттырылган пенсия алачак

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 2023 елның 1 гыйнварыннан 4,8 процентка арттырыла. Билгеләп куелган түләү күләме индексациядән соң 7567 сум була, ә пенсия коэффициенты бәясе – 123,77 сум. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.

«Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан, Россия Почтасы бүлекләре аша – гадәти график буенча башкарылачак. Почта элемтәсе бүлекләре үзләренең эш графигы нигезендә ачыла», – дип белдерделәр фондта.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, пенсия күләме һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә арта. Мисалга, 2022 елның декабрендә иминият пенсиясен 15 мең сум алучыларга 720 сум өстәләчәк, ә гражданин 10 мең сум алган булса, аның пенсиясе 480 сумга артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot