Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләр «Госуслуги» порталында «Тормыш хәлләре» каталогын бәяләгән
Меңнән артык татарстанлы «Госуслуги» порталында «Тормыш хәлләре» сервислары каталогын бәяләгән
«Мәгълүматлар икътисады илкүләм проектның «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты буенча «Дәүләт хезмәтләре» порталында гражданнар һәм оешмалар өчен тормыш хәлләре каталогы кертелә. Татарстанда яшәүче 1000нән артык кеше яңа сервисларның уңайлылыгын бәяләгән инде. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тормыш хәлләре» кешеләр һәм бизнес өчен кирәкле хезмәтләрне бердәм каталогка берләштерә, дәүләт хезмәтләре алу вакытын, ведомстволарга йөрүләрне һәм җыела торган документлар күләмен киметә. Аңлаешлы интерфейс һәм җентекле инструкцияләр теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен яраклаштырылган.
Түбәндәге хезмәтләрне алып була
Эшкә урнашуда һәм һөнәри укуда ярдәм.
Сервис эш табарга, профориентациягә язылырга, вакытлыча эшкә урнашырга яки психологик ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Платформа махсус операциядә катнашучылар, чыгарылыш укучылары, пенсия алды яшендәге кешеләр һәм эшсезләр өчен дә файдалы була ала. Шулай ук сайтта 2200 вакансиядән исемлек тә бар.
Бу социаль ярдәмче Татарстанда яшәүчеләр өчен.
«Кайгырту» сервисында өлкәннәргә, аз керемле кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар. Сайт ярдәмендә 21 субсидия, шул исәптән бала тугач бирелә торган субсидия, күпбалалы гаиләләр, ятимнәр һәм пенсионерлар өчен ташламалар алуга гариза тапшырып була. Татарстан халкы социаль контракт төзи яки «Алтын еллар» проектында катнаша ала.
Инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру.
Сайтта объектны инженерлык челтәрләренә тоташтыру, гаризаларны карау вакытын кыскарту һәм хезмәтләр бәяләрен исәпләү турында җентекле инструкция бар.
Иҗтимагый сервитут билгеләү.
Сервис түбәндәгеләр өчен иҗтимагый сервитут билгеләргә булыша:
- Участок аша юл, су объектларын файдалану, мелиорация эшләре уздыру (вакыты 15 эш көненә кадәр).
- Аерым максатлар (вакыты – 20 – 30 эш көненә кадәр).
Экология һәм табигатьтән файдалану тармагы өчен цифрлы платформа.
Белешмәләр җыю бердәм системасы һәм мәгълүматларны төрле чыганаклардагы экологик күрсәткечләр белән эшкәртү, җир астын файдалану, кыр лабораторияләре, датчиклар һәм мониторинг станцияләре. Кулланучылар нәтиҗәләрне интерактив карларда һәм реаль вакыт режимындагы графикаларда күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз