news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр балаларга яңа түләүләргә гаризаларны алдан яза ала

8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга айлык түләүләрне алу өчен вакытыннан алда гариза язарга мөмкин.

«26 апрельдә 15.00 сәгатьтә Дәүләт хезмәтләре порталында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга пособие алу өчен гаризалар формасы ачылды. 1 майдан алдан язылган гаризалар барысы да автомат рәвештә Россия Пенсия фондына керә», диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәрендә.

Ведомство искәрткәнчә, гаризаны 10 эш көне дәвамында караячаклар. Аерым очракларда ул озайтылырга да мөмкин. Әгәр гаризаны карау вакыты озайтылса, гаиләгә бу турыда хәбәр ителә. Пособие 1 апрельдән исәпләнәчәк. Пособиены майда билгеләгән очракта ул апрель өчен дә киләчәк. Гаризаны соңрак та бирергә мөмкин.

Гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр биргән очракта түләүләр 1 апрельдән башлап бөтен айларга (әгәр балага апрельдә 8 яшь тулса) түләнә.

Вакытыннан алда гариза язу аны карау срокларына йогынты ясамый. Барлык гаризалар Россия Пенсия фондына 1 майда керәчәк. Шул көннән башлап гаризаны онлайн гына түгел, ә Россия Пенсия фондының һәм күпфункцияле үзәкләрдә клиентлар хезмәтләрендә дә тапшырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100