Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләр 2025 елда 120 көн ял итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Биш көнлек график буенча эшләүче россиялеләр 2025 елда 247 көн эшләячәк һәм 118 көн ял итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте карарыннан билгеле булды.
Киләсе елда 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре була. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерүне раслады.
Яңа ел каникуллары 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), ә май бәйрәмнәре ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май) дәвам итә. Июньдә россиялеләр шулай ук дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итә.
Моннан тыш, Татарстанда 30 март (Ураза гаете), 6 июнь (Корбан гаете), 30 август (Татарстан Республикасы көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне) ял көннәре була. 30 март белән 30 август якшәмбегә туры килә, ял көннәре күчерелми. Димәк, киләсе елда республика халкы ике көнгә күбрәк – 120 көн ял итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз