news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче хатын-кыз Саклык банкы офисына ут төрткән

Татарстан полицейскийлары Азнакай шәһәрендәге бер банкның офисына ут төртүгә бәйле факт буенча тикшерү үткәрә, гаепләнүче тоткарланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, бер хатын-кыз Саклык банкы банкоматлары урнаштырылган бинада флаконнан ниндидер сыеклык агыза, аннары бинага ут төртә һәм качып китә.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге кизү частена банкның бер офисына ут төртүләре хакында хәбәр килде. Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар кыска гына вакыт эчендә әлеге җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклады һәм аны тоткарлады – ул Азнакайда яшәүче 1959 елгы хатын-кыз булып чыкты», - диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта әлеге факт нигезендә тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100