news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 550 мең сум акча күчергән

Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз, мошенникларның корбаны булып, ярты миллион сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, явыз ниятле кеше посылка алу сылтавы белән хатын-кыздан шәхси мәгълүматларын сораган. Шуннан соң аңа Үзәк Банкның ялган хезмәткәре шалтырата һәм янәсе аның исеменә рәсмиләштерелгән кредитлар һәм Украинага акча күчерү турында хәбәр итә. Аннары хатын-кызны ялган инспектор белән тоташтыралар. Аны «куркынычсыз хисап» ачарга һәм барлык акчаларын шунда күчерергә күндерә.

«Хатын-кыз хисабыннан 300 000 сум алган һәм аларны Әрмәнстанга күчергән. Соңрак ул тагын 253 500 сум күчерә», – диелә хәбәрдә.

Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot