news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче хатын-кыз миллион сум алимент түләмәгәне өчен суд каршына баскан

Татарстанда яшәүче хатын-кызның алимент буенча 1 млн сум бурычы булган һәм шуның өчен колониягә киткән.

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ТР Нурлат районында яшәүче хатын-кыз өч баласын карау өчен акча түләмәгән һәм моның өчен 20 мең сум штраф алган, аны да түләмәгән. Ул вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган була. Алга таба хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.

Хәзерге вакытта ул иректән мәхрүм итү урыннарында. Аның бурычы саклана һәм җәзаны үтәгәннән соң тулысынча түләнергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot