Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче хатын-кыз 2 миллион сумга якын акчасын мошенникларга күчергән
Чистайда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз ике миллион сум акчасын мошенникларга биргән, алар «ВСУны финанслау» дип аталган схемаларны кулланганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хатын полицейскийларга мессенджердан хәбәр алганлыгын сөйләгән: анда янәсе йорт чатына керү мөмкинлеген ачкан сылтама булган. Икенче көнне пенсионер дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетына керә алмавын ачыклаган. Шуннан соң хатын-кызга үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Әңгәмәдәш пенсионерга аның банк счетлары һәм ВСУны финанслау максатыннан акча күчерү омтылышлары турында хәбәр иткән.
«Хатын-кызны куркытып һәм ялгыш юлга кертеп, җинаятьче, аны Украина Кораллы көчләрен иганә итүдә гаепләүләрдән яклау сылтавы белән, шулай ук янәсе тикшерү гамәлләре уздыру өчен, счетлардан барлык акчаларны алып, аларны үзе күрсәткән счетларга күчерергә таләп иткән. Зыян күрүче, куркып, мошенникларга 1,9 млн сум күләмендә акча күчергән», - диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз