news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче хәрбиләр җир кишәрлекләре биргәндә ташлама алачак

Татарстанда биш елдан азрак яшәүче хәрби хезмәткәрләр җир кишәрлекләренә дәгъва итә алачак. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында депутатлар республиканың Җир кодексындагы шул хактагы үзгәрешләрне хуплады.

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарның Татарстанда ким дигәндә биш ел даими рәвештә яшәве хәзерге вакытта бушлай җир бирү өчен мәҗбүри шартларның берсе булып тора, диде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

«Закон проекты нигезендә, әгәр ата-аналарның һич югында берсе яки бердәнбер атасы (анасы) хәрби хезмәткәр статусына ия булса, республика территориясендә биш ел дәвамында даими яшәү турындагы таләпне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә», - дип искәртте докладчы.

1 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 98 хәрби хезмәткәр гаиләсе җир кишәрлекләре алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертелгән, шуларның 48енә җир бирелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100