news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ханым 6 яшьлек улын кыйнаган күршесеннән судлашып компенсация алган

Әгерҗе районы прокуратурасы күршесе тарафыннан кыйналудан зыян күргән 6 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Май ахырында тавыш-талаш вакытында 43 яшьлек хатын-кызның күрше малаена ике тапкыр сугуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, баланың сул җилкәсенең арткы өслегендә кан оешу рәвешендә җәрәхәт барлыкка килгән.

Баланы кыйнаган өчен хатын-кызны административ җаваплылыкка тартканнар һәм 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Шуннан соң прокурор судка мөрәҗәгать итеп, гаепле хатынга мораль зыянны каплау турында дәгъва белдергән.

Суд прокурор таләбен канәгатьләндергән — бала файдасына 20 мең сум түләткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100