news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче халыклар Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәк

19 мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме (төрки һәм Иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни автономияләре бәйрәмне әзерләү һәм оештыруда актив катнаша. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, казахлар, кыргызлар, дагыстанлылар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һ.б. милләт вәкилләре бер мәйданда үз халыкларының мәдәни күптөрлелеген һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп сәхнәдә – Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләр коллективлары катнашында концерт программасы, башка мәйданчыкларда халык уеннары оештырылачак, җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

«Пылау фестивале»ндә тавыш бирү ярдәмендә иң яхшы рецептны һәм аш пешерүчене – әлеге Көнчыгыш ризыгын әзерләү остасын билгеләячәкләр.

Кунаклар Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодайдан пешерелгән сүмәләктән авыз итә алачак. Аны бәйрәмгә кадәр бер тәүлек дәвамында әзерлиләр.

Милли берләшмәләрнең иң яхшы вәкилләре «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә үз осталыкларын һәм милли киемнәр күрсәтәчәк. Моннан тыш, «Нәүрүз батыры» да ачыкланачак.

Чараның программасы:

10:00 сәгатьтә – мәйданчыклар эшли башлый, сәүдә рәтләре ачыла;

11:00 сәгатьтә – концерт программасы, «Нәүрүз батыры» бәйгесе башлана, балалар өчен интерактив мәйданчыклар һәм кече сәхнә эшли башлый;

12:00 сәгатьтә – бәйрәмнең тантаналы ачылышы.

Бәйрәмне ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә «Татарстан халыклары Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100