Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнур Әһлиуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Татарстанның Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнур Әһлиуллина бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Миңнур Нуретдин кызы Ташлык бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. Әтисе фронтка киткән. Әнисе кечкенә балалар белән ялгыз калган. гаиләдә өлкән бала булган Миңнурның балачагы бик тиз тәмамланган – аңа сукыр әнисенә йорт эшләрен карашырга, балалар үстерешергә туры килгән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Сугыш еллары авыр булган, кызга күп эшләргә туры килгән. Әһлиуллина колхоз басуларында эшләгән, культуралар чәчкән һәм уңыш җыйган. Сугыштан соң колхозда сыер савучы булган, пенсиягә чыкканчы бозау караучы булып эшләгән.
Миңнур Нуретдин кызы кияүгә чыккан һәм тормыш иптәше белән ике ул үстергән. Бүгенге көндә хезмәт ветеранының дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Әһлиуллина юбилей бүләкләре, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз