news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Винокуровага 94 яшь тулды

Татарстанның Зәй районында яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Винокурова бүген 94 яшьлек туган көнен каршылады. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Александра Николаевна Зәй районының Александр Бистәсе авылында туган һәм үскән. Сугыш елларында яшь кыз басуда зурларга ярдәм иткән, маллар караган, фермада эшләгән. Эш күп булган, ашарга җитмәгән, җылы кием булмаган», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Мәктәптән соң Александра Винокурова Алабуга педагогика институтына укырга кергән һәм география укытучысы белгечлеген үзләштергән. Аның педагогик стажы 37 ел.

Бүген Александра Николаевна оныкларына һәм оныкчыклары белән матур картлык кичерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot