Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче тагын 194 кеше Covid-19 йоктырган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда коронавирус белән авыру дәрәҗәсе соңгы өч көндә үзгәрми диярлек. Республикада тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 194 очрагы теркәлгән (18 мартта 193 очрак ачыкланган, 17 мартта – 195). Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары сөйли.
20 авыруны хастаханәдә дәваларга кирәк булган, алдагы тәүлектә хастаханәләргә 28 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан бирле, рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 201 688 кеше коронавирус йоктырган.
Гомумән алганда, төбәктә 198 470 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә 186 авыручы сәламәтләнгән. Бер көн элек 248 авыруның савыгуы турында билгеле булган.
Республикада Covid-19 чиреннән дип танылган үлемнәрнең гомуми саны – 2010. Соңгы тапкыр Татарстан территориясендә үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Гомумән алганда, Россия буенча Covid-19 белән бер көн эчендә 12 333 кеше зарарланган. Хастаханәләргә 785 пациент китерелгән. 9815 кеше савыккан. 33 кеше авыру корбаны булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз