Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче өлкәннәрне алдаган телефон мошеннигы җавап тотачак
Тикшерү белдергәнчә, узган елның ноябрь аенда Тамбовта яшәүче эшсез 33 яшьлек ир-ат чит кешенең телефоныннан Татарстанның Балтач районында яшәүче 75 яшьлек әбигә шалтыраткан. Ул үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган һәм аның улы үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуы турында сөйләгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен мошенник үз хисап счетына 100 мең сум күчерүне таләп иткән. Нәтиҗәдә пенсионер аңа кулында булган 26 мең сум акчаны биргән.
Ир-ат шул ук юл белән башка пенсионерны да алдаларга теләгән. Ул аннан 150 мең сум сораган, әмма бу юлы өлкән яшьтәге кеше игътибарлырак булган. Пенсионер мошенник белән сөйләшкәннән соң, улына шалтыраткан һәм аның белән барысы да яхшы булуын белгән. Аннары ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ир-атка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган, әмма зыянны кире кайтармаган. Җинаять эшен Балтач районы судына җибәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз