news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ир белән хатынны 1,5 мең мигрантны легальләштергән өчен тоткарлаганнар

Полиция Яшел Үзәндә 1,5 меңнән артык чит ил кешесен ялган документлар аша легальләштерүне оештырган ирле-хатынлы парны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк Телеграм-каналында хәбәр итә.

Фигурантлар ялган затка юридик компания булдырган. Арадашчылар аша алар мигрантларны исәпкә кую өчен ялган документлар рәсмиләштергән.

Полиция фаразланган оештыручыны һәм аның схемада катнашуда шикләнелгән хатынын тоткарлаган.

Җинаять эше кузгатылган, фигурантларга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Җинаять кылуда катнашкан башка кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100