Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-ат, машина сатып алам дип, 1,5 млн сум акчасын мошенникларга биргән
Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек ир-ат мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклау органнарының мәгълүматларына караганда, ир-ат автомобиль сатып алмакчы булган һәм мессенджерда кызыклы белдерү тапкан. Ул сатучы белән элемтәгә кергән, сату-алу турында килешү төзегән, аннары таможняда рәсмиләштерү өчен 579 мең сум һәм автомобиль өчен тагын 980 мең сум акча күчергән. Шуннан соң аферистлар югалган һәм элемтәгә чыкмый башлаган.
Аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты нигезендә җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз