news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-ат, машина сатып алам дип, 1,2 млн сум акчасын мошенникларга биргән

Түбән Камада яшәүче ир-ат интернет аша чит ил маркалы машина сатып алырга тырышып, мошенникларга 1,2 млн сум акчасын биргән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ир-ат белдерүләр сайтында Европадан машиналар кайтару турында реклама тапкан, менеджер белән элемтәгә кергән һәм, бәя турында килешеп, таможня түләүләре өчен 472,5 мең сум күчергән, ә аннары автомобильнең үзе өчен – 817,5 мең сум.

Тиздән мошенниклар ир-аттан 650 мең сум залог таләп иткән, әмма сатып алучы шикләнеп, сатучылар белән шәхсән очрашырга теләгән. Интернетта күрсәтелгән адрес буенча бернинди фирма булмавы ачыкланган. Җинаятьчеләр үзләре элемтәгә чыгудан туктаган.

Үзен алдаганнарын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot