news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ике меңгә якын кеше ковидка каршы вакцинаны борын аша ясаткан

Атна башыннан бирле Татарстанда 1 922 кеше «Спутник V» вакцинасына интраназаль ысул белән ясаткан. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, борын аша прививка ясатучыларның яртысыннан күбрәге Казанда яшәүчеләргә туры килә. Казанның баш эпидемиологы Алсу Буланкина сөйләгәнчә, табиблар прививка ясаткан кешеләрнең сәламәтлеген җентекләп күзәтә.

«Бүгенге көнгә вакцинадан соң көчле өзлегүләр теркәлмәде, вакцинация җиңел кичерелә, вакцина ясаган урында да реакцияләр күзәтелмәгән. Прививка ясатучы кешеләрнең күпчелегендә температура күтәрелмәгән, хәлсезлек һәм баш авырту да булмаган», – диде белгеч.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot