Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче гаилә махсус операция хәрбиенә яңа мотоцикл бүләк итте
Татарстанның Яңа Чишмә районы халкы махсус операция зонасындагы хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Чуваш Чабаксары авылында яшәүче Илдуловлар гаиләсе хәрби хезмәткәргә яңа мотоцикл бүләк иткән.
Яңа Чишмә районы администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Илдуловлар хәрби хезмәткәрнең әнисеннән улына алгы сызыкта бурычлар үтәү өчен ышанычлы мотоцикл кирәк икәнен белгән.
Гаилә егеткә мотоцикл алып бирергә булган. Илдуровлар «Эндуро» класслы яңа мотоцикл сатып алган. Ул көчле моторлы, төрле юлларда йөри ала һөм катлаулы шартлар өчен туры килә.
«Читтә кала алмадык. Егеткә анда техника кирәк булуы турында белдек тә, шунда ук ярдәм итәргә булдык. Иң мөһиме, мотоцикл аңа хезмәттә ярдәм итсен һәм безнең яклаучы егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын», - диде Людмила.
Мотоциклны хәрби хезмәткәргә Яңа Чишмәдән җибәреләчәк киләсе гуманитар йөк составында тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз