news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче бурычлы 120 мең кеше Россиядән чыга алмый

Бурычлары булу сәбәпле, Татарстанда яшәүче 120 мең кешегә илдән чыгу чикләнгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында «Суд приставлары - балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында алимент түләтү эше йомгаклары турында»гы брифингта Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

Аның сүзләренчә, 30 мең сум күләмендә бурычы булган кешегә Россиядән читкә чыгу чикләнә. Әгәр ике ай дәвамында бурыч түләмәнмәсә, пристав чит илгә чыгуны 10 мең сумнан башлап чикләргә мөмкин.

«Бу закон аңлашылмаучылыкларны киметү өчен махсус кабул ителгән. Узган елларда теге яки бу сәбәпләр аркасында бурыч булуны, бу факт буенча эш башлануын белмәү очраклары, отпуск һәм командировка өзелү очраклары булды», - диде Әнвәр Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100