Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче 700гә якын кеше елына 50 миллион сумнан артык акча эшли

Татарстанда яшәүче 700гә якын кеше елына 50 миллион сумнан артык акча эшли. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, республика халкының иң күп өлеше 2,4 миллион сумнан азрак акча эшли. Тагын 50,3 мең кеше елына 2,4 миллионнан 5 миллионга кадәр акча ала. Республикада яшәүче 11,7 мең кеше ел саен 5 миллионнан 20 миллионга кадәр, ә 1 меңнән аз гына күбрәк кеше 20 миллионнан 50 миллионга кадәр акча эшли. 700гә якын татарстанлы елына 50 миллионнан артык акча ала.
«Бездә бай кешеләр саны даими рәвештә арта бара. Әгәр 2023 елда Татарстанда 30 миллиардер булган булса, 2024 ел нәтиҗәләре буенча инде 37 миллиардер», - дип өстәде Сафиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз