Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче 1,3 миллионга якын кеше диспансеризация узган
Татарстанда агымдагы елның ун ае эчендә 1 265 270 кеше диспансеризация үткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Табиблар тикшерүгә һәр өченче татарстанлыны җибәргән – бу 400 меңгә якын кеше. Быелның гыйнвар-октябрь айларында беренче тапкыр 70 меңнән артык авыру ачыкланган – 72 951, 81 процент күзәтүгә алынган.
Беренче тапкыр ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы һәм ашкайнату органнары авырулары алда бара, дип билгеләделәр профильле ведомствода.
Профессор Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры мәгълүматларына караганда, өлкән халыкны диспансерлаштыру йомгаклары буенча ун ай эчендә беренче тапкыр яман шешнең 1138 очрагы ачыкланган. Аларның 76,2 проценты – башлангыч стадияләрдә, бу иң нәтиҗәле дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә.
Яшь буенча профилактик тикшерүләрне түбәндәгеләр узды:
– 23% – 18-40 яшьлек республика халкы;
– 42,2% – 40 яшьтән алып 65 яшькә кадәр;
– 33,5% – 65тән өлкәнрәк.
Диспансеризация «озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында беркетү урыны буенча бушлай үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз