Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче 117 сугыш ветераны берьюлы ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары берьюлы ике пенсия – картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсия ала ала. Татарстанда мондый ветераннар саны 117 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен бу ике пенсиянең уртача күләме – 63 мең сумнан артык.
Пенсия түләүләреннән тыш, Россия Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 апрелендәге указы нигезендә, сугыш ветераннарына ел саен 10 мең сум күләмендә түләү ала.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары ай саен акчалата түләү ала. Аның күләме сугышта катнашучылар өчен 6595,78 сум, ә сугыш инвалидлары өчен 8794,41 сум тәшкил итә. Шулай ук сугыш инвалидлары һәм катнашучыларының пенсиясенә ай саен 1000 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм кушыла.
«Безнең бурыч – илебезгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр турында кайгырту, аларга игътибар һөм ярдәм күрсәтү», – дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Бүгенге көндә Татарстанда 92 фронтовик, 5,3 меңнән артык тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның меңнән артык тол хатыны яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз