Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәү минимумы: күләме, ничек исәпләнә һәм нәрсәгә йогынты ясый
Татарстан хакимияте ел саен республикада яшәү минимумы күләмен билгели, бу социаль пособиеләр һәм стипендияләр күләменә йогынты ясый. Яшәү минимумы ничек исәпләнә, һәм 2025 елда Татарстанда аның күләме күпме – «Татар-информ» материалында.
Яшәү минимумы кешегә тормышның төп ихтыяҗларын каплау өчен кирәкле суммадан гыйбарәт. Башкача әйткәндә, бу төп азык-төлек продуктларын – икмәк, сөт, май, шикәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алырга, шулай ук коммуналь һәм торак чыгымнарын да кертеп, төп хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем.
Яшәү минимумын исәпләү методикасы
2021 елдан Россиядә яшәү минимумын исәпләү халыкның хезмәт хакы нигезендә алып барыла. Шул ук вакытта уртача түгел, ә медиана хезмәт хакыннан исәпкә алына. Бер кешегә яшәү минимумы медиан хезмәт хакының 44,2 процентын тәшкил итә. Эшкә сәләтле халык өчен ул гадәттә югарырак, ә пенсионерлар һәм балалар өчен – түбәнрәк.
- Медиана хезмәт хакы – эшләүчеләрне ике тигез төркемгә бүлә торган күрсәткеч ул: аларның яртысы - шул суммадан югарырак, яртысы түбәнрәк хезмәт хакы ала.
Татарстанда яшәү минимумы күләме
Татарстанда яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала һәм алдагы ел күрсәткеченнән ким була алмый. Шул ук вакытта республика җирле шартларны исәпкә алып, конкрет сумманы мөстәкыйль билгели.
2025 елда Татарстан Республикасында яшәү минимумы бер кешегә 15 073 сум тәшкил итә. Халыкның төрле категорияләре өчен түбәндәгечә:
- хезмәткә сәләтле гражданнар өчен – 16 430 сум;
- пенсионерлар өчен – 12 963 сум;
- балалар өчен – 14 621 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз