news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәү минимумы 2025 елда якынча 2 мең сумга арта

Татарстанда яшәү минимумы 2025 елда якынча 2 мең сумга арта
Фото: © "Татар-информ"

2025 елда Татарстанда җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы 15073 сум тәшкил итәчәк. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Агымдагы ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1938 сумга арта.

Шулай ук хезмәткә яраклы халык, пенсионерлар һәм балалар өчен яшәү минимумы күләме расланды. Киләсе елда алар 16430 сум, 12963 һәм 14621 сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot