news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урында тәмәке тарткан өчен кисәтү ясый башлады

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урыннарда тәмәке тартучыларга тавыш көчәйткечләр аша кисәтү ясый башлады. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Әлегә NtechLab компаниясенең тавыш ярдәмендә идарә йогынтысы ясаучы яңа буын видеоаналитикасы өч IT-паркта эшли башлады: Казанда икәү һәм Чаллыда берәү.

Ясалма интеллект машиналы күрү сәләте ярдәмендә тиешсез урында тәмәке тартучыны идентификацияли һәм аның тәмәке тартуын туктатуны сорый. Моның өчен ул тавыш ярдәмчесен куллана.

Хәзер исә Айрат Хәйруллин IT-паркларда үткәрелгән сынау нәтиҗәләре буенча системаны республиканың закон нигезендә тәмәке тарту өчен тыелган җәмәгать урыннарында сынап карау күздә тотыла, дип аңлатты.

Киләчәктә идарә йогынтысы ясаучы видеоаналитиканы сынау режимында Мәскәү, Түбән Новгород, Кырым, Севастополь, Мурманск һәм Архангельскида эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка NtechLab компаниясе генераль директоры Алексей Паламарчук.

news_right_1
news_right_2
news_bot