Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ясалма фәһем ярдәмендә көненә 600ләп йөрәк патологиясе ачыклана
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауда ясалма фәһем кертүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә алдынгыларның берсе дип танылды. Ясалма интеллект ярдәмендә көн саен 600 гә якын патология ачыклана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мәгълүмат системасы йөрәк-кан тамырлары системасын диагностикалау өчен кулланыла торган медицина җиһазлары мәгълүматларын берләштерә. Программа зур клиникалардан алып ерак район хастаханәләренә һәм фельдшер – акушерлык пунктларына кадәр бөтен республика буенча тикшеренүләрне сакларга һәм тиз арада файдаланырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә системага 2500дән артык ЭКГ аппараты, шулай ук сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән йөзләгән башка диагностика җайланмалары тоташтырылган. Бу кардиограммаларны тиз арада чишәргә ярдәм итеп кенә калмый, ә читтән торып консультацияләр бирү, пациентларның бердәм регистрларын формалаштыру мөмкинлеге дә бирә. ЭКГ интерпретациясе вакытында ясалма интеллект кулланыла, ул белгечләрнең игътибарын пациентларның тормышы өчен куркыныч булган тайпылышларга җәлеп итә.
Татарстанда, федераль җитәкчелек бәяләвенчә, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру һәм ясалма интеллект технологиясен кертү өлкәсендә иң масштаблы проектларның берсе гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз