Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ясалма фәһем белән эшләү өчен иң кирәкле күнекмә аталды
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында эш бирүчеләр hh.ru сайтында Татарстаннан эш эзләүчеләр өчен 3,4 мең вакансия урнаштырды. Аларда ясалма интеллект белән эшләү күнекмәләре таләп ителгән яки алар белән эшли белү хупланган. Бу республика платформасындагы вакансияләрнең 2 проценты.
Бүген иң кирәкле ясалма фәһем белән эшләү күнекмәсе – нейрочелтәрләр ярдәмендә мәгълүмат эзләү һәм идеяләр тудыру: аны Татарстаннан эш эзләүчеләр өчен вакансияләрдә эшләүчеләрнең 60 проценты билгеләп үтте, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Идел буе hh.ru директоры Альбина Солтанова.
«Икенче урында – мәгълүматлар аналитикасы (45%), өченчедә – промптларны генерацияләү һәм оптимальләштерү (41%). Шулай ук ТОПта – ясалма фәһем кулланып визуаль контент булдыру (39%), ясалма фәһем һәм машина өйрәтү нигезләрен аңлау (36%) һәм ясалма фәһем ярдәмендә код язуны автоматлаштыру (23%)», - дип сөйләде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз