news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ясалган фермер ризыкларын Мәскәүдә дә сатып алып була

Ярминкәләрдә сөт ризыклары, сырлар, ит-казылык продукциясе (казылык, каклаган үрдәк, каз итләре һ.б.лар), хәләл продукция, ярымфабрикатлар һ.б. бар.

Татарстанда ясалган фермер ризыкларын Мәскәүдә дә сатып алып була
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда җитештерелгән фермер продукциясен Мәскәү шәһәрендә төбәкара ярминкәдә сатып алырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе кулай бәяләрдән Мәскәүдә төбәкара ярминкәдә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр (һәр көнне, дүшәмбедән тыш) түбәндәге адреслар буенча тәкъдим ителә:

  • Рязань проспекты, академик Скрябин ур., вл. 4;
  • Гольяновский скверы, Уральский ур., вл. 16, 1 нче корылма;
  • Перерва ур., вл. 52
  • Мытищинский фермер базары, Осташковский шоссесы, вл. 1 (һәр көнне 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр).

Бу мәйданчыкларда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Татарстанның «Кәүсәр», «Камамбер», «Воронцовские сыры» һәм башка җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Мәскәүдә Мөслим районыннан Ирек Хәмәдишинның татар каклаган казын сатып алырга мөмкин.

Татарстанлылар Мәскәү халкына сөт продуктлары, сырлар, ит-казылык продукциясе (казылык, каклаган үрдәк, каз итләре һ.б.лар), хәләл продукция, ярымфабрикатлар һәм кондитер әйберләре сатып алырга тәкъдим итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100