Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен бәйге игълан ителде
2023 елның 1 мартыннан яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен (16 яшьтән 35 яшькә кадәр) «Яшел сигналга сәяхәт» Республика конкурсы башлана. Конкурсны ТР Язучылар берлегенең ярдәме белән «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» үткәрә. Бәйге ике ай дәвам итәчәк.
Әсәрләрне guncbgd@mail.ru электрон адресы белән 1 марттан 4 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә өч җиңүче билгеләнә һәм алар акчалата приз белән апрель ахырында бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтыннан табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 5-333-776.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз