news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь ярымлык сабый су сибү өчен ясалган савытта батып үлгән

Яшь ярымлык сабыйның мәетен су сибү өчен ясалган савытта табып алганнар. Малай республиканың Нурлат районындагы бер авылда 24 август кичендә батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, малайның әнисе тагын бер кечкенә улы белән туганнарында кунакта булган. Олылар өйдә чагында, балалар бакчада уйнаган. Яшелчәләргә су сибү өчен трактор көпчәгеннән ясалган савыт нәкъ менә шунда булган.

Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз балаларын карарга урамга чыккан һәм сулы савытта улының мәетенә юлыккан.

Әлеге хәлдән соң «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot