news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь ветеринарларга 0,5 млн сум күләмендә түләүләр кертергә планлаштырыла

Татарстанда яшь ветеринарларга 0,5 млн сум күләмендә түләүләр кертергә планлаштырыла
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда авылда эшләүче яшь ветеринарларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләүләрне Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы республика районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләренең яшь белгечләре алачак. Шул ук вакытта алар 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска һәм шәһәр һәм район үзәкләреннән читтә эшләргә тиеш. 500 мең сум күләмендә түләүләр ел саен иң күбе алты шундый хезмәткәргә билгеләнәчәк.

Моннан тыш, түләүгә дәгъва кылучыдан Россия гражданлыгы, югары яки урта ветеринария белеме булу, гариза биргән вакытта ветеринария берләшмәсендә тулы ставкада эшләү, салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар һәм алар буенча процентлар түләү буенча бурычлар булмау кебек критерийларга туры килү таләп ителәчәк.

Түләү алган яшь белгеч ветеринария берләшмәсендә аны биргән көннән кимендә өч ел эшләргә тиеш була. Тиешле йөкләмә түләү турында Баш ветеринария идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм яшь ветеринар үзе төзи торган өчьяклы килешүгә кертеләчәк.

Түләүләр 2027 елның 1 гыйнварыннан билгеләнәчәк. Тиешле конкурсны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе үткәрәчәк. Кирәкле акчаларны республика бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot