Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь тәрбиячеләр өчен 120 мең сум күләмендә бүләкләү кертергә планлаштыралар
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларының яшь тәрбиячеләре өчен 120 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү планлаштыралар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Акчалата бүләк ел саен 300 дән артык педагогик хезмәткәргә бирелер дип көтелә. Премия алуга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәм эш стажы биш елдан да артмаган тәрбиячеләр дәгъва итә алачак.
Бүләк алу өчен, белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проект ясарга һәм шул проект белән сайлап алуда катнашырга һәм җиңәргә кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз