Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь педагогларга стимул түләвен 10 000 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар
Татарстанда яшь педагоглар өчен айлык стимул өстәмәсен 2 510 сумнан 10 000 сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карар проекты республиканың коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында чыкты.
Проект нигезендә яңа түләүләр муниципаль белем бирү оешмалары педагогларына, шулай ук республика хакимият органнары карамагындагы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт оешмаларында эшләүче белгечләргә кагыла.
Документ өстәмә түләүләр бирү тәртибен төгәлләштерә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен дә кертеп, мәгариф оешмалары исемлеген киңәйтә һәм финанслау гамәлгә ашырыла торган органнар исемлеген яңарта.
Үзгәрешләр рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керер дип планлаштырыла, алар 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз