news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь педагогларга 90 мең сум түләнәчәк

Татарстанда яшь педагогларга 90 мең сум түләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда яшь педагоглар өчен ел саен үткәрелә торган «Безнең яңа укытучыбыз» дигән яңа ярдәм чарасын расладылар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Документ нигезендә, түләүне елына 100ләп кеше алачак. Аның күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк, ул ике этапка күчереләчәк – башта 40 мең, аннары 50 мең сум.

Ярдәм конкурс нигезендә күрсәтеләчәк. Аңа профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белемле, шулай ук укытыла торган предметка туры килсә, өстәмә һөнәри әзерлекле укытучылар дәгъва итә алачак.

Кандидатларга да таләпләр куелды: алар Россия гражданнары булырга, Татарстанда яшәргә, 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска, педагогик стажлары биш елдан артмаска һәм төп укытучы вазифасында эшләргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot