news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь педагоглар өчен яңа грантлар кертелде

Татарстанда көллият һәм техникум, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре беренче тапкыр ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча ала башлаячак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза хәбәрче Надежда Гордеева.

«Педагоглар өчен яңа грантлар мәгариф системасында 1 сентябрьдән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән барлыкка килде», - дип белдерде мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, «Безнең яңа профессионал» гранты көллият һәм техникумнарның 100 яшь укытучысы өчен каралган.

«Урта һөнәри белем бирү системасында барлыгы 200 яшь педагог эшли. Аларның яртысы конкурс нигезендә грантлар алачак», - дип искәртте министр.

«Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» грантына балалар белән түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 80 педагогик хезмәткәр дәгъва итә алачак, дип өстәде ул.

«Республика җитәкчелеге тарафыннан грант ярдәме аша балалар бакчаларында эшләүче 300 тәрбиячегә җитди булышлык күрсәтеләчәк. Без тәрбиячеләр җитмәвен сизәбез, шуңа күрә яшь белгечләр җәлеп итү мөһим. Мондый ярдәм чараларының беркайчан да булганы юк иде», - дип белдерде Һадиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot