Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь педагоглар өчен өстәмә түләүләрнең күләмен дүрт тапкырга арттырдылар
Татарстанда яшь педагоглар өчен айлык өстәмә түләүләрнең күләме дүрт тапкырга диярлек арттырылды: 2510 сумнан 10 мең сумга кадәр.
Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элеккечә үк, стимуллаштыручы түләү «укыту йөкләнеше күләменә һәм эшләгән сәгатьләр санына пропорциональ рәвештә» исәпләнә.
Өстәмә түләүне һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары да алачак.
Документта билгеләп үтелгәнчә, карар 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Шулай итеп, өстәмә түләүләр агымдагы уку елы башыннан арттырылды.
Яшь укытучылар өчен стимуллаштыручы түләүләрнең күләме 2018 елдан бирле үзгәртелмәде. Аларны яңа уку елы башыннан арттыру турында сентябрьдә үк билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз