Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь парлар туй үткәрүгә 100 мең сум ала алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда яшь гаиләләр өчен туй үткәрүгә 100 мең сум күләмендә грант барлыкка килде. Бу хакта республика Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Без яшь парларга ярдәм итәргә әзер. Татарстан Рәисе [Рөстәм Миңнеханов] әлеге проектны хуплый. Мин үзем кәләш булдым һәм туйның күпме торганын беләм. Мин менә хыялланган туйны үткәрә алмадым, ә без бу көннең яшьләрнең исләрендә калуын һәм тормышта иң мөһиме булуын телибез», - дип белдерде ул.
Түләүне яшьләре 35 тән артмаган һәм республикада өч елдан артык яшәгән парлар ала алачак. Ел ахырына кадәр 80 пар ярдәм ала ала. Моның өчен гариза тутырырга, видеовизитка куярга һәм әңгәмә узарга кирәк. Министр урынбасары сүзләренчә, бөтен бу процесс 15 минуттан да артык вакытны алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз