news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Яшь гвардия» Дәүләт гербы көнен билгеләп үтте

Татарстанда «Яшь гвардия» Дәүләт гербы көнен билгеләп үтте
Фото: © «Татар-информ»

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган чара узды. Аны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе оештырды. Акция кысаларында оештыручылар Татарстан Республикасы гербы сурәтләнгән 5 мең флаг таратты.

«Барлык дәүләт символикасы: республикабыз гербы, флагы һәм гимны Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерә. Балаларның кечкенәдән үк дәүләт символларын хөрмәт итүе бик мөһим, чөнки әлеге символларга ихтирам булганда гына туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли башларга мөмкин», - дип уртаклашты фикерләре белән «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Владислав Тарасов.

Бүген Татарстанның башка шәһәрләрендә дә төрле акцияләр: яшьләр үзәкләрендә квизлар һәм мәктәпләрдә ачык дәресләр уза.

Ульяна Бурдина

news_right_1
news_right_2
news_bot